Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“AirBaltic“ компаниясе Рига белән Казан арасында туры очышлар оештырырга әзер
ТР Президенты шушы компания җитәкчесе белән Латвия һәм Татарстан башкалалары арасында туры авиаэлемтә булдыру турында сөйләште.
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). “AirBaltic “ компаниясе, тиешле килешүгә ирешелгән очракта, Рига белән Казан арасында 2017 елның маеннан туры очышлар оештырырга әзер. Рейслар атнасына ике булыр дип күзаллана.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Латвия һәм Татарстан башкалалары арасында туры авиаэлемтә ачу мәсьәләсе буенча Ригада “AirBaltic “ компаниясе җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барды. Әлеге очрашу һава юлы белән пассажир ташу компаниясенең офисында булды, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Башта Татарстан лидерына компания эшчәнлеге һәм планлаштырылган үсеш адымнары презентацияләнде. Компания эшчәнлеген, Казахстан белән Төркмәнстанны да кертеп, көнчыгыш юнәлештә җәелдерергә ниятли. Бу эшнең башлангычында Рига белән Казан арасында авиаэлемтә урнаштыру күздә тотыла.
“AirBaltic “ компаниясе җитәкчелеге вәкилләре мәгълүматы буенча, шәһәрләр арасында пассажирлар агымы хәзер елына 4 мең тирәсе тәшкил итә, ләкин турыдан-туры түгел – бу туры авиаэлемтәләр булмаудан шулай. Туры линияләр ачылгач, пассажирлар саны елына 9 меңгә җитәргә тиеш. Бу адым икътисади яктан үзен аклый, дип саный компания җитәкчелеге.
ТР Президенты бу тәкъдимне хуплавын белдереп, туры авиаэлемтә белән Татарстанның кызыксынуы күренеп тора, диде. “Без бу туры рейсны ачу белән кызыксынабыз. Казанда соңгы елларда төрле чаралар уздырыла, халыкара дәрәҗәдәге вакыйгалар була. Бу рейс ихтыяҗлы булачак”, - дип аңлатты ул.
Яклар проектны гамәлгә ашыру һәм Казан белән Рига арасында турыдан-туры һава юлы ачу өчен тырышырга сүз куешты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата барган затлар "REX Jet” ягулык салу терминалы эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук “FBO Riga” терминалында булдылар, бизнес-авиация һәм бизнес-терминаллар белән идарә итүдә махсуслашкан “FCG Holding Company” компаниясе җитәкчелеге белән очраштылар.
Белешмә өчен. “AirBaltic” компаниясенең 24 самолеты (Boeing һәм Bombardier) бар, штатта 1130 хезмәткәр исәпләнә. Компания Балтыйк буендагы 3 ил башкаласыннан – Рига, Вильнюс, Таллиннан очышлар ясый һәм үзен Балтыйк компаниясе буларак күрсәтә. Шулай ук дөнья күләмендәге компанияләр белән хезмәттәшлектә тора. 2016 ел маршрутлары 50 юнәлештә алып барыла, 2021 елга юнәлешләр санын 60тан артып китәр дип күзаллана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз