Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айрат Хәйруллин Татарстанның беренче булып илкүләм мессенджерны сынап караячагын әйтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия Президенты Владимир Путин карары белән тәкъдим ителгән илкүләм мессенджер Татарстанда эшләтеп җибәреләчәк. Бу хакта республиканың дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте. Аның сүзләрен «Вести Татарстана» китерә.
Ул белдергәнчә, яңа цифрлы сервис булдыру турындагы законны имзалау илнең цифрлы икътисады үсешендә мөһим этапны ачты. Хәйруллин проектның старт мәйданчыгы сыйфатында Татарстанны сайлавы өчен рәхмәт белдерде.
Министр сүзләренчә, якын киләчәктә мессенджер цифрлы күп функцияле үзәк функцияләре, тиз түләүләр системасы аша акча күчерүләр мөмкинлеге, шулай ук табибка язылу сервислары белән тулыландырылачак.
Алга таба мессенджерда мини-кушымталар экосистемасын җәелдерергә планлаштыралар. Кулланучылар ризыкка заказ бирә, такси чакырта, кунакханә номерына бронь ясый һәм чит сервислар урнаштырмыйча билетлар сатып ала алачак. Төп функцияләрнең берсе ярдәмче-ясалма интеллект белән интеграция була. Ул дәүләт органнары эше турындагы сорауларга җавап бирәчәк, чаралар һәм яңалыклар турында хәбәр итәчәк.
Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, нәтиҗәдә республика халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган бердәм цифрлы мохит барлыкка киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз