news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин: Татарстан - IT-белгечләрне эшкә урнаштыру өчен тотрыклы урын

Айрат Хәйруллин: Татарстан - IT-белгечләрне эшкә урнаштыру өчен тотрыклы урын
Айрат Хәйруллин
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

IT-белгечләр әзерләү Татарстан өчен өстенлекле бурычларның берсе булып тора, чөнки республиканың киләчәге бүгенге буын белән бәйле, дип белдерде Татарстан Республикасы Цифрлар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин.

«Илнең IT-базарындагы катлаулы хәл соңгы ел ярым эчендә IT-белгечләргә ихтыяҗ һәм тәкъдим тенденцияләрен сизелерлек үзгәртте. Бу шартларда республика белгечләрне эшкә урнаштыру өчен тотрыклы урын булып кала, һәм аларның үзләрен иң яхшы яклардан күрсәтү мөмкинлеге бар», – дип билгеләп үтте министр.

Ведомство мәгълүматларына караганда, мобиль эшләүчеләрне актив яллаучы IT-компанияләр өчен Татарстан кызыктыргыч төбәк булып тора. Шул ук вакытта «иң-иң»нәр унлыгына кергән эш бирүчеләр арасында һәр икенче компаниянең Казанда яки Иннополиста офислары бар. Аларга шулай ук эшкә алучы компанияләр арасында лидер саналган «Тинькофф», VK, «Сбер» һәм «Яндекс» та керә.

Базарда иң кирәкле кандидатлар булып шунда ук эшкә керешергә әзер Senior-эшләүчеләр санала. Югарыда саналган компанияләрнең кайберләре яшь белгечләрне Татарстан югары уку йортлары белән үзара хезмәттәшлектә әзерли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100