news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин «Электрон мәгариф» системасын үзгәртү сәбәбен аңлатты

Татарстан мәктәпләре быелдан яңартылган «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» мәгълүмат системасына күчте.

Айрат Хәйруллин «Электрон мәгариф» системасын үзгәртү сәбәбен аңлатты
Фото: https://tatarstan.ru/

Татарстан мәктәпләре быелдан яңартылган «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» мәгълүмат системасына күчте. Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта электрон мәгариф системасын үзгәртү сәбәбен аңлаттылар.

«Татарстанда 2009 елда кертелгән электрон мәгариф системасы укытучыларның һәм мәктәпнең ихтыяҗын канәгатьләндерми башлады. Отчетлар төзүне, аналитика ясауны автоматлаштыру өчен системага үзгәреш кертергә кирәк иде. Безгә бу турыда күп мөрәҗәгатьләр килде. Электрон мәгариф системасын заман таләпләренә яраклаштыру өчен 500 млн сум кирәк, дип исәпләдек, ә безгә яңа программаны Мәскәү шәһәре бушлай бирде», - диде ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Министр сүзләренчә, электрон мәгариф системасының мәгълүмат туплау һәм саклау урыны, элеккечә, Татарстанда калган. Системаның программасы гына үзгәргән, ягъни бизәлеше яңарган, яңа мөмкинлекләр өстәлгән. Мәсәлән, укытучы да, укучы зур электрон мәгълүмат базасыннан куллана ала. Ата-ана билгенең нәрсә өчен һәм кайсы тема өчен куелганын, алдагы атналарда узасы темаларны күрә, баланың ни сәбәпле дәрескә килмәячәген хәбәр итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100