news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Төхвәтуллин Түбән Новгород опера һәм балет театрының яңа директоры итеп билгеләнде

Түбән Новгород опера һәм балет театрының яңа директоры итеп Айрат Төхвәтуллин билгеләнде. Ул үз вазифаларын 29 февральдән башлап җибәрде. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Айрат Төхвәтуллинга 47 яшь. Ул ГИТИСны тәмамлаган. 2017 елдан 2019 елга кадәр Төхвәтуллин Мәскәүнең «Театр Луны» җитәкчесе була. Соңрак Ярославльдә Волков исемендәге драма театрын, ә 2022 елның маеннан Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрын җитәкли.

«Айрат Рәшид улын чын күңелдән котлыйбыз һәм күп кенә иҗади казанышлар, яңа биеклекләр телибез», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot