news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Садыйков: Балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белеп тәрбияләнсен иде

Янгын чыга калса, балаларның үзләрен дөрес тотуы бик мөһим. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсендә күзәтчелек һәм профилактика чараларын оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Садыйков шул хакта әйтте.

Ул мәктәпләр, лагерьлардагы җыелышларда катнашуларын, викториналар, эстафеталар, конкурслар – рәсем, җыр-бию, шигырь бәйгеләре үткәргәннәрен билгеләп узды. «Онлайн рәвештә ата-аналар җыелышларында сөйлибез. Балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белеп тәрбияләнсеннәр дип телибез», – диде Айрат Садыйков.

Ул төтен чыкканын күргәч, бинадан тизрәк чыгу ягын карау, баскычтан лифтсыз төшү, сулыш органнарын юеш чүпрәк белән каплау, чыгу юлында төтен булса, балконга качып, ишекләрне ябу, тәрәзәне ачып, узып баручы кешеләрдән ярдәм сорап кычкыру, үзеңә куркыныч янамаган урыннан янгын сүндерү хезмәтенә шалтырату кебек кагыйдәләрне искәртте.

Айрат Садыйков әйтүенчә, янгын сүндерү хезмәтенә шалтыраткач, баланың ситуация турында дөрес сөйләве дә әһәмияткә ия. Ул янгын турында бөтен нечкәлекләрне сөйләп шалтыраткан бер кыз баланың шулай исән калуын мисалга китерде.

2025 елда Нурлат шәһәрендә ике балалы әни мунчадан соң өйләренә кайткан. Олы кызы үз эшләре белән бүлмәдә булган, әнисе кечкенә кызы белән йокларга яткан. Олы кызы бүлмәсендә төтен исен сизгән, ишекне ачкач, төтен күргән, тик чыгарга курыккан, ишекне япкан да, янгын сагы хезмәтенә шалтыратып, бөтен хәлне нечкәлекләре белән сөйләгән. Бала «әни, әни» дип кычкырган булган, җавап тавышы ишетмәгән. Янгын сүндерүчеләр килеп, ишекне ачып, олы кызны һәм кечкенә баланы чыгарганнар, әниләре инде үлгән булган. 90 процент тәне пешкән 2022 елгы бала да исән калмаган.

«Кагыйдә буларак, мондый вакытта балалар, куркып, шкаф эченә, диван асларына кача, аларны соңрак шунда табалар. Әгәр олы бала шалтыратмыйча, куркып калган булса, бу хәл тагын да аяныч тәмамланыр иде. Ә бу хәл, һичьюгы, олы балага исән калырга булышкан», – дип белдерде Айрат Садыйков.

news_right_1
news_right_2
news_bot