Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Мөбәрәкшин: Иреклеләр хәрәкәте – Путин хуплап ярдәм иткән юнәлешләрнең берсе
Россия Президенты Владимир Путинның яңа срокка тәкъдим ителү турында карарын Татарстанның үзиреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге хуплый. Бу хакта «Татар-информ»га оешманың башкаручы директоры Айрат Мөбәрәкшин сөйләде.
«Без тотрыклылык һәм алдагы үсешне күздә тотып, бу карарны хуплыйбыз. Моның кирәклеген дә аңлыйбыз. Владимир Путин – адреслы ярдәм күрсәтүче, турыдан-туры үзе катнашучы һәм игътибар бирүче җитәкче», – ди спикер.
Мөбәрәкшин сүзләренчә, хәзер үзиреклелек – үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, ярдәм күрсәтүдә төп көчләрнең берсе, бу эшчәнлекнең уңай нәтиҗәсе дә бик зур. Ул үзиреклекләр хәрәкәте Россия Президенты ярдәм күрсәткән юнәлешләрнең берсе булуын билгеләп узды. Мөбәрәкшин әле күптән түгел генә Путинның хәйрия эшчәнлеге һәм үзиреклелек турында законга төзәтмәләрне хуплавын искәртте.
«Бу үзиреклекләр һәм волонтерлар эшенә зур ярдәм булачак, аны уңайлырак итәчәк. Шул рәвешле, башкаларга булышырга әзер торган кешеләр саны да, бездән ярдәм күрәчәк кешеләр дә артачак», – дип белдерде ул.
- Владимир Путин Ватан Геройлары көненә багышланган тантанада яңа Президент срогына үзен тәкъдим итәчәген белдерде. Бу хакта ул ДНР парламенты спикеры Артем Жога биргән соравында әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз