news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Гатауллин кабат Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Айрат Гатауллинны кабат республиканың Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләде. Бу карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Документ нигезендә Айрат Гатауллин вазифаларын 5 октябрьдә башкарырга керешәчәк һәм киләсе өч ел дәвамында шул урынында эшләячәк. Ул 2016 елның октябреннән Төркиядә Татарстан мәнфәгатьләрен яклый. Моңа кадәр дүрт ел дәвамында Гатауллин республиканың Анкарадагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары булып эшләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot