Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айрат Фәррахов «Ярдәм-Помощь» хәйрия фондында булды
Сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, медицина фәннәре докторы һәм Татарстанның атказанган табибы Айрат Фәррахов «Ярдәм-Помощь» Бөтенроссия хәйрия фонды комплексында булды. Сәфәр вакытында ул оешма эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм аның коллективына гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Фонд инвалидларга, өлкәннәргә, ятимнәргә һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә булышлык күрсәтә. Оешманың эше мохтаҗларның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә торган тернәкләндерү программалары һәм социаль чаралар уздыруга юнәлдерелгән.
Очрашу барышында депутат гражданлык җәмгыятен үстерүдә хәйриячелек һәм волонтерлык инициативаларының әһәмиятен искәртте. Ул шулай ук дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмалар арасындагы партнерлыкның социаль бурычларны хәл итүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Сәфәр ахырында Фәррахов фондка алга таба уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз