news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов: Үзгәрешләр кертелгәннән соң салым системасы гаделрәк булачак

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасында парламент тыңлауларында Россиянең салым законнарына үзгәрешләр мәсьәләләре каралды. Яңа инициативалар кертелгәннән соң, ул үтәкүренмәле һәм гадел булырга тиеш. Мондый фикерне «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшүдә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белдерде.

«Мин бу фикер алышудан бик канәгать. Бер атна эчендә ул инде икенчесе - беренчесе экспертлар, профессионаллар белән булды, ә икенчесе - бүген киң җәмәгатьчелек белән уза. Ул 4 сәгатьтән артык дәвам итте, 30дан артык чыгыш булды. Әмма барысы да диярлек салым законнарында үзгәрешләр кирәк дигән фикер белән килеште - бу төп һәм мөһим мәсьәлә. Бу үзгәрешләр озак булмады, һәм аларга ихтыяҗ зур», - дип билгеләп үтте мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Салым законнары оптимальләштерелгәннән соң гаделрәк булырга тиеш. Аерым алганда, парламент тыңлаулары кысаларында балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүне арттырырга, аларның мөмкинлекләрен киңәйтергә тәкъдим иттеләр. Перспективада күбрәк акча эшли торган кешеләргә максималь йөкләнеш ясарга җыеналар – күпчелек очракта салым салуның прогрессив шкаласына күчәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100