news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов: Татарстанда яшьләрнең актив тавыш бирүе куандыра

Татарстанлылар Россия Президентын сайлауда зур активлык күрсәтә! Тавыш бирүдә республика яшьләре һәм студентларның актив катнашуы бигрәк тә куандыра. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов шулай дип белдерде.

«Мин соңгы вакытта КХТИ, медицина университеты студентлары белән очраштым. Алар өчен һәм дөрес карар кабул иткәннәре өчен шатмын!» - дип искәртте спикер.

Ул шулай ук барлык участокларда да тавыш бирү процессының бик яхшы оештырылуын билгеләп үтте.

«Без киләчәгебезне сайлыйбыз һәм бердәмлегебезне күрсәтәбез», - диде Фәррахов.

Искәртеп узабыз, ТР Үзәк сайлау комиссиясе тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча, 17 мартта 12.00 сәгатькә Татарстанда сайлау хокукына ия гражданнарның 71,68 проценты участокларга килгән. Сүз уңаеннан, бу ил буенча уртача күрсәткечтән артыграк (РФ Үзәк сайлау комиссиясе 13.22 сәгатьтә тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча – 65,85 процент).

Искәртеп узабыз, сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Бүген, 17 мартта – Россия Президентын сайлауның соңгы көне. Анда дүрт кандидат катнаша. Алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100