news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Фәррахов: Студентларның үз цифрлы «игезәге»ндә эшләп карау мөмкинлеге булырга тиеш

Казан дәүләт медицина университетында студентларны үзенең цифрлы «игезәге»ндә өйрәтергә җыеналар. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда КДМУ ректоры Айрат Фәррахов сөйләде.

«Бар кеше дә хастаханәдә аларга бер төркем студентлар карап торуын теләмәс иде. Заманалар үзгәрә. Ясалма фәһемнән файдаланып, студентларның беренче курстан ук үз цифрлы «игезәге»ндә эшләп карау мөмкинлеге булырга тиеш», – дип саный Айрат Фәррахов.

Аның сүзләренчә, бүген студент-стоматологлар бу практиканы актив куллана. Алар үз теш казналыгы сурәтенең цифрлы версиясендә төрле мөмкин булган ситуацияләрне модельләштерә. Шулай ук, имтиханнарны да шушы модельдә тапшыралар.

«Студент хаталар ясарга мөмкин, ләкин бу очракта алар гаепләнми. Ул аларны пациентта эшләми. Без бу тәҗрибәне башка факультетларга да киңәйтергә планлаштырабыз. Без студентларыбызның ясалма фәһемнән актив файдалануын телибез. Моны тыярга кирәкми. Без барысын да яттан өйрәнгән табибны укытырга тиеш түгел. Бу мөмкин түгел. Ул барыбер нәрсәнедер онытырга мөмкин. Без табибка ул куллана алырлык барлык коралларны бирергә тиеш», – дип белдерде КДМУ ректоры Айрат Фәррахов.

.

news_right_1
news_right_2
news_bot