news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Фәррахов: Сайлаучыларның югары санын Путинга ышаныч һәм санкцион басым тәэмин итте

Россия Президентын сайлауларда катнашуның югары процентын ике фактор тәэмин итте: Владимир Путинга ышаныч, шулай ук санкцияләр һәм дустанә булмаган илләр тарафыннан басымның башка ысуллары. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Волга» эксперт клубы утырышында белдерде.

«Путин фигурасы – узган елларда үз-үзенә ышанычны аклаган һәм конкрет эшләр, гамәлләр һәм карарлар белән кешеләрнең иң мөһим проблемаларын хәл итәргә сәләтле булуын исбатлаган кеше. Икенче мөһим фактор - кешеләрнең күпчелеген илгә игълан ителгән 19 меңгә якын санкцияләр һәм Россияне бензоколонкага әверелдерергә тырышулар туйдырды», - ди Фәррахов.

Аның сүзләренчә, дустанә булмаган илләрнең тупик позициясе, шул исәптән Украинага карата да, татарстанлыларда канәгатьсезлек тудыра. «Һәм кешеләр бөтен дөнья җәмәгатьчелегенә бердәмлеген күрсәтергә һәм башланган эшне тәмамларга, мәсьәләләрне хәл итәргә һәм илдәге тормыш сыйфатын эзлекле рәвештә арттырырга сәләтле кеше өчен тавыш бирергә килделәр», - дип ышана депутат.

Ул шулай ук сайлауларда яшьләрнең бик актив тавыш бирүен билгеләп үтте. Өстәвенә, бу беренче тапкыр тавыш бирергә килүче яшь кешеләр булган.

«Без барыбыз да соңгы унъеллыкларда дөньяда шундый тенденция күзәттек – халык, ә аерым алганда яшьләр, сайлауларга максималь пассив мөнәсәбәттә иде. Мин яшьләрнең хәзерге вазгыятьне дөрес бәяләвенә, объектив булуына бик шат. Һәм, минемчә, нәкъ менә шуңа алар тавыш бирергә килде», - дип өстәде Фәррахов.

Беркетмәләрне 100 процент санау нәтиҗәләре буенча дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин 87,28 процент, Николай Харитонов (КПРФ) - 4,31 процент, Владислав Даванков («Яңа кешеләр») - 3,85 процент, Леонид Слуцкий (ЛДПР) -3,20 процент тавыш җыйды. Татарстанда, Үзәк сайлау комиссиясе раслаган мәгълүматларга караганда, Путин 88,74 процент, Харитонов - 4,83 процент, Слуцкий - 3,93 процент, Даванков - 1,53 процент тавыш җыйган.

Исәп буенча сигезенче тапкыр Россия Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot