news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов мобилизацияләнгән табибны госпитальгә эшкә күчерүгә иреште

Татарстаннан мобилизацияләнгән кардиохирургны белгечлеге буенча хәрби медицина учреждениесенә күчерергә мөмкин булды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов сөйләде.

«Ул югары квалификацияле белгеч - йөрәк трансплантациясе буенча бригада әгъзасы, шуңа күрә аның хезмәттәшләре миңа мөрәҗәгать итте. Мин моның турында белгәч, мөрәҗәгатьләр яздым. Мин әле шәхсән бу табиб белән сөйләшмәдем, әмма ул махсуслаштырылган учреждениегә эләгәчәк һәм анда хезмәт вакытында озак еллар укыган белгечлеге буенча эшләр дип өметләнәм», - диде депутат.

Ул бу табибның республикага тагын да бай тәҗрибә белән кайтыр һәм үз квалификациясен күтәрер дип өметләнә.

«Тагын өч белгеч буенча эш алып барыла. Аларның берсе – табиб-онколог. Мин аның белән шәхсән аралаштым, без аның шулай да профессиональ эш белән шөгыльләнүе өчен тырышачакбыз, ул муен һәм баш шешләре буенча иң яхшы белгечләрнең берсе. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә эшли, ләкин аның үз дәрәҗәсендәге клиникага белгеч буларак эләгүен теләр идем. Барысына да ярдәм итәргә тырышачакбыз», - дип өстәде ул.

Министрлыклар депутатлардан килгән сорауларга закон буенча бер ай дәвамында җавап бирә ала, әмма бу очракта Айрат Фәррахов Россия Саклану министрлыгыннан шактый тиз җавап алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100