Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Фәррахов: Казандагы БРИКС саммиты язмышны хәл итә торган чара булачак
Казандагы БРИКС саммиты, һичшиксез, язмышны хәл итә торган чара булачак. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.
«Дөнья матбугатын күзәтүдән чыгып фикер йөрткәндә, дөньяның әйдәп баручы агентлыкларының БРИКС саммитына зур игътибар бирүе күренә. Аның язмышны хәл итә торган чара булачагы бәхәссез», – дип саный Фәррахов.
Аның сүзләренчә, БРИКС – бүген үзенең потенциалы белән башка халыкара оешмалардан өстен торган берләшмә.
«Инде хәзер үк анда берничә дәүләт керергә теләк белдерә. Шуңа күрә бүгенге көндә кискен торган җитди глобаль мәсьәләләргә бәйле рәвештә, саммиттан бик күп нәрсә көтәбез», – дип искәртте депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз