Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айрат Фәррахов Казан дәүләт медицина университетын җитәкләргә мөмкин
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Казан дәүләт медицина университеты ректоры итеп билгеләнергә мөмкин. Бу мәгълүматны ул «Татар-информ» белән сөйләшкәндә раслады.
Университетның гыйльми советы аның кандидатурасын хуплаган очракта, Фәррахов ректор вазифасына билгеләнәчәк.
«Югары уку йорты үзен илдә генә түгел, дөнья дәрәҗәсендә дә лаеклы күрсәтсен өчен мөмкин кадәр барысын да эшләргә телим», – диде Айрат Фәррахов агентлыкка.
Парламентарий әлегә яңа вазифада башкарырга планлаштырган эшләр турында сөйләргә иртәрәк, дип санавын әйтте.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, КДМУның элеккеге ректоры Алексей Созинов ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе итеп билгеләнде, ә аның вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Габделганиева сайланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз