news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов: Ислам финанслары өлкәсендә белгечләргә ихтыяҗ зур

Ислам банкингы турында законны гамәлгә ашыру өчен гыйлемле белгечләр кирәк, әлегә Россиядә аларга ихтыяҗ зур. Белгечләргә кытлык проблемасы бар», - диде Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюда.

«Без беркайчан бу проблема белән шөгыльләнгән булмады. Бөекбритания законда бөтен кирәкле үзгәрешләрне 20 еллап элек кабул итте инде. Күптән түгел Сингапур, башка үсеш алган илләр үз законнарын гамәлгә кертте. Казахстан зур дәүләт программасын төзеде, законга үзгәрешләр кабул итте. Шул вакытта гына белгечләр барлыкка киләчәк», - дип ассызыклады депутат.

Айрат Фәррахов сүзләренчә, бүген илнең әйдәп баручы икътисади вузларының белем бирү программаларын актив үстерүе, тәҗрибә алмашу өчен, Бәһрәйн, Индонезия, Пакистан университетлары белән элемтәдә торуы күзәтелә.

«Мин үзем бу сорау буенча берничә сөйләшүдә катнаштым. Татарстанда ислам университеты бу теманы актив үстерүе куандыра. Без әле бу юлның башында гына, әгәр адымнар акрын тоелса, борчылырга кирәкми», - диде Фәррахов.

Депутат әйтүенчә, Россия Банкы реестрында экспериментта катнашу өчен теркәлүчеләр әле күп түгел. Тик ул катнашучылар саны артачагына ышанычын белдерде.

  • Татарстан ислам банкингын җәелдерү буенча дүрт төбәк исемлегенә кереп, экспериментта катнаша. 2023 елның 1 сентябреннән 2025 елның 1 сентябренә кадәр Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня ислам продуктлары базарын үстереп карарга тиеш була. Бу хакта федераль закон кабул ителде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100