news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Фәррахов Татарстан ислам банкингы буенча яхшы нәтиҗә күрсәтер дип саный

Айрат Фәррахов Татарстан ислам банкингы буенча яхшы нәтиҗә күрсәтер дип саный
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов ислам банкингы буенча Татарстан яхшы нәтиҗә күрсәтәчәгенә ышана. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

  • Татарстан ислам банкингын җәелдерү буенча дүрт төбәк исемлегенә кереп, экспериментта катнаша. 2023 елның 1 сентябреннән 2025 елның 1 сентябренә кадәр Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня ислам продуктлары базарын үстереп карарга тиеш була. Бу хакта федераль закон кабул ителде.

«Закон проектының беренче версиясендә Татарстан юк иде. Аннары Татарстанның бу мәсьәләдә активлыгын күрсәттек. Рөстәм Нургалиевич, без дә кабинеттан кабинетка йөрдек. Нәтиҗәдә, Татарстаннан Думадагы ике депутат – Максим Топилин һәм мин закон авторлары булып торабыз. Татарстан – бу экспериментның актив катнашучысы», - диде депутат.

Ул Татарстан һәрвакыт Россия Федерациясендә терәк булырдай төбәк икәнен ассызыклады. Аның фикеренчә, ислам финансларында бу бик тә мөһим. «Бөтен кеше бүген Татарстанга, ничек алга баруыбызны карый. Без Татарстанга йөкләнгән җаваплылыкны тоябыз. Бу мәсьәләгә киләчәктә дә күп вакыт һәм игътибар бирәчәкбез. Татарстан иң яхшы нәтиҗә күрсәтер, дип ышанам», - диде Айрат Фәррахов.

Депутат эксперимент уңышлы узачагына үз фаразлары яхшы булуын әйтте. «Безнең төп бурыч – шушы 2 елда законга үзгәрешләр әзерләү. Казанда язын «KazanForum» узачак, шунда экспериментның якынча нәтиҗәләре буенча фикер алышырбыз, дип уйлыйм», - диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot