news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов: Иң мөһиме, тыюлар легаль булмаган абортлар саны артуга китермәсен

Айрат Фәррахов: Иң мөһиме, тыюлар легаль булмаган абортлар саны артуга китермәсен
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда шәхси клиникаларда аборт ясауны тыю инициативасы республикада яшәүчеләрнең бу процедура өчен күрше төбәкләрдәге клиникаларына мөрәҗәгать итүенә китерергә мөмкин. Бу фикерне «Республика Татарстан» газетасы хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында Россия Дәүләт Думасы депутаты һәм Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белдерде.

Айрат Фәррахов фикеренчә, иң мөһиме, тыюлар легаль булмаган абортлар саны артуга китермәсен.

Ул искәрткәнчә, Россиядә йөклелекне ясалма өзүгә тыю кертелгән иде, бу криминаль абортлар саны артуга китерде. Хәзер йөклелекне хатын-кыз теләге буенча өзү законда язылган һәм моңа беркем дә каршы килә алмый.

Фаррахов фикеренчә, әлеге законга хатын-кыз аборт турындага карарны баланың атасы белән бергә кабул итсен өчен төзәтмә генә кертергә кирәк. «Аның ире - баланың әтисе фикере исәпкә алынса яхшы булыр иде, чөнки хатын-кызның абортка абсолют хокукы Россия Гаилә кодексына каршы килә», - дип аңлатты депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100