news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Фәррахов: Бөтен Россия буенча Рөстәм Миңнехановның авторитеты зур

Айрат Фәррахов: Бөтен Россия буенча Рөстәм Миңнехановның авторитеты зур
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов Рөстәм Миңнехановның зур авторитетлы җитәкче булуын билгеләп үтте.

«Бүген тантаналы көн. Татарстанлылар моңа кадәр Рөстәм Нургалиевич алып барган эшне бәяләделәр. Аның сайлауларда җиңүе – Татарстан халкының Рөстәм Миңнеханов алып барган юнәлешкә теләктәшлек белдерүен аңлата. Алга таба да Татарстанның үсеш кичерүен телим, Россия Федерациясенең терәк-таянычы булсын иде. Татарстанда толерантлык, үзара ихтирам булыр дип телим», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның фикеренчә, бу – команда алдында да зур җаваплылык. «Сайлау көнне дә шулкадәр активлык булды. Шуңа ышанам: Рөстәм Нургалиевич җитәкләгән команда теләсә нинди мәсьәләне хәл итә ала, төрле авырлыклардан чыгу юлын таба ала. Татарстанда гаилә кору өчен, балаларны укыту, бизнесны алып бару өчен дә уңайлы шартлар тудырылган. Шуңа күрә татарстанлылар шуның өчен тавыш бирде дә», - диде Айрат Фәррахов Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасы алдыннан.

«Бөтен Россия буенча Рөстәм Миңнехановның авторитеты зур. Шуңа күрә Татарстан халкы сайлауларда аңа теләктәшлек белдерде. Татарстан икътисады үсеш кичерергә, Татарстаныбыз Россиядәге төбәкләр арасында беренчелекне саклап калырга тиеш. Алдагы көннәребез дә матур, имин булыр дип өметләнәм», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot