Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Фәррахов: Безгә һәр гаиләне саклап калырга кирәк
«Тормышта төрле проблемалар килеп чыга, бу проблемаларны хәл итеп була. Шуңа күрә кызып китеп, карар кабул итәргә ярамый. Дәүләт мондый алымнарны хупларга тиеш түгел», - диде депутат.
Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов фикеренчә, һәр гаиләне саклап калу мөһим, гаилә үсә алсын өчен, барлык шартларны да тудырырга кирәк.
«Президент Татарстан Дәүләт Советына юлламасында гаилә проблемасын билгеләп үтте. Мөгаен, федераль закон чыгаручылар да бу темага кушылырга тиештер. Бүгенге көндә хәтта дистанцион рәвештә дә аерылышырга мөмкин. Бу дөрес түгел. Тормышта төрле проблемалар килеп чыга, бу проблемаларны хәл итеп була. Шуңа күрә кызып китеп, карар кабул итәргә ярамый. Дәүләт мондый алымнарны хупларга тиеш түгел», - диде ул журналистларга.
Аның әйтүенчә, сәләтле балалар белән дә нәтиҗәле эшләргә кирәк. «Безнең киләчәгебез - барлык балаларга белем бирү өчен булдыра алган кадәр яхшы шартлар тудыру. Аннан соң, Президент табибларның керткән өлешен дә билгеләп үтте. Коронавирус инфекциясе барысы өчен дә җитди сынау булды», - диде ул.
Айрат Фәррахов гражданнар җәмгыяте институтларын да искә алды. «Халык территорияләр белән идарә итүгә җәлеп ителергә тиеш, алда безнең Татарстанның Иҗтимагый палатасының яңа составы формалашуы тора. Шулай ук сәләтле яшьләр белән дә эш җайга салынды - сүз Иннополис, IT-мәйданчыклар, икътисадны үстерү турында бара», - диде депутат.
Айрат Фәррахов билгеләп үткәнчә, Президент юлламасында республика программалары гражданнарның сорауларын исәпкә алып төзелергә тиеш. «Бу кешеләрнең тормыш сыйфатын алга таба да арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз