Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Фәррахов, «Әкият» театрын яклап, депутат мөрәҗәгате әзерли
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховны Казанның «Әкият» театры белән бәйле вәзгыять ачуын китергән. Искәртик, театрдан «Шүрәле» һәм «Су анасы» атамаларын кулланган өчен акча таләп итәләр.
Сәясәтче телеграм-каналында язганча, ул абруйлы патент ышанычлысы белән элемтәгә кергән.
«Товар билгеләрен карадым, төрле затлар исеменә ким дигәндә өч «Шүрәле» товар билгесе бар, беренчесе 2004 елда ук теркәлгән иде», – дип билгеләп үтте Фәррахов.
Хәзер парламентарий патент бәхәсләре буенча палатага товар билгесен хокукый саклауга каршы тәкъдим һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгына депутат мөрәҗәгате әзерли.
«Беркемгә дә бернәрсә дә түләргә кирәкми!» – дип йомгаклады ул.
Сүз уңаеннан, «Милли уенчыклар» ҖЧҖ «Әкият» дәүләт курчак театрыннан «Шүрәле» һәм «Су анасы» әдәби геройлары исемнәрен кулланган өчен ярты миллион сум һәм роялти сораган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз