news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Фәррахов 2024 елда социаль түләүләр 7,5 процентка артачагын раслады

Айрат Фәррахов 2024 елда социаль түләүләр 7,5 процентка артачагын раслады
Владимир Васильев

2024 елда социаль түләүләр 7,5 процентка, ягъни агымдагы елның инфляция дәрәҗәсендә арттырылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сөйләде.

«РФ законнары нигезендә барлык социаль түләүләр алдагы елның инфляциясе буенча киләсе елга арта. Хәзерге инфляция — 7,5 процент», - диде әңгәмәдәш.

Сүз минималь хезмәт хакы күләменә бәйле булмаган социаль түләүләр турында. Шулай итеп, ана капиталы, балалы гаиләләр өчен пособиеләр, аз керемле гаиләләргә ярдәм буенча түләүләр 7,5 процентка артачак.

«Әгәр киләсе елга инфляция 8 – 8,5 процент булса, февральдән өстәмә арту булачак», - дип вәгъдә итте Фәррахов.

news_right_1
news_right_2
news_bot