news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәйзрахманов: Яшьләр Бөтендөнья татар конгрессы бинасыннан курка башлады

Айрат Фәйзрахманов: Яшьләр Бөтендөнья татар конгрессы бинасыннан курка башлады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов Бөтендөнья татар яшьләре форумының Шура утырышында катнашты.

«Элек Бөтендөнья татар конгрессы бинасында еш җыела идек. Кызганыч, хәзер бу бинадан курка башладык. Монда безнең эшчәнлеккә карата «зарегулированность» булмасын иде. Яшьләргә иҗат киңлеге бирергә кирәк. Бу - контрольдән чыгу түгел. Милләткә файда китерү ягыннан уйлыйбыз. Безнең һәр эшчәнлек, адым, үзебезнең тарафтан үлчәнә. Без сәяси яктан да җитлеккән», – диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бинаның яшьләр хәрәкәте өчен һәрвакыт ачык булуын әйтте. «Безгә һәр яссылыкта эшләргә кирәк. Иҗтимагый милли хәрәкәт нигезендә булган яшьләрнең монда ешрак җыелуы турында да уйланырга кирәк», – диде ул.

Айрат Фәйзрахманов Бөтендөнья татар яшьләре форумының проектлары ни дәрәҗәдә якын булуын искәртте. «Безнең яшь барса да, проектларда чыгабыз дигән сүз түгел. Бу яшьләрдән китәргә теләмәү түгел, проектлар безнең үз балаларыбыз кебек. Без бу проектлар тирәсендә калырбыз, дип өметләнәм», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100