news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәйзрахманов: Тукай дәүләт премиясе — татар мәдәниятенең оскары булып тора

«Тукай премиясе — лаек кешеләрнең иҗатларын таныту мөмкинлеге», — диде ул.

Айрат Фәйзрахманов: Тукай дәүләт премиясе — татар мәдәниятенең оскары булып тора
Салават Камалетдинов

Татарстан мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов фикеренчә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе оскар тантанасына тиң.

«Барлык кандидатлар безнең бүлек аша узды, һәр кандидатны күрдек, карадык. Һәр кеше турында мәгълүмат җыйдык, экспертлардан сорадык. Быел Кама арты төбәгеннән кандидатлар күп булды. Премиягә лаеклылар күп. Тукай премиясе — лаек кешеләрнең иҗатларын таныту мөмкинлеге. Алдан җыелып, һәр кешегә сүз бирү — яхшы форсат. Бу тәҗрибәне алга таба да үстерәсе иде», — диде ул Тукай әдәби музеенда премиягә кандидатлар белән очрашуда.

Айрат Фәйзрахманов дәүләт премиясен юбилее булган, күп хезмәтләр башкарган кешеләр өчен бирелмәвен искәртте. «Премия күренекле хезмәтләр өчен бирелә», — диде ул.

«Театр өлкәсенә килгәндә, берничә кандидат бар иде. Мәсәлән, драматург Илгиз Зәйниевның „Адәмнәр“ спектаклен тәкъдим итәргә теләгәннәр иде, әмма әсәрнең куелышына әле бер ел узмады. Гомумән, быел Тукай премиясенә гаризалар яшь иҗатчылардан да күп килде», — диде ул.

«Быел 19 кандидат булды. Элекке елларда 12 генә була торган иде, бу мәдәниятнең үсештә булуының бер күрсәткече. Тукай премиясенә башка төбәкләрдән дә биреп карадылар, комиссия аларны лаек дип тапмады. Мәсәлән, Башкортстан, Әстерхан, Себер татарлары биреп карады», — ди мөдир.

Айрат Фәйзрахманов башка төбәкләрдә яшәүче татарлар да үз иҗатларын югары күтәреп, кандидатларын тәкъдим итәрләр дигән өметен белдерде. Быел театр берлегеннән башка һәр берлектән кандидатлар булуын әйтте. «Бу күптән булмаган хәл», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100