news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәйзрахманов: Шәһәр Сабантуйлары зур концертка әверелә

Айрат Фәйзрахманов: Шәһәр Сабантуйлары зур концертка әверелә
"Татар-информ" архивы

Җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов шәһәр Сабантуйлары зур концертка әверелә, дигән фикердә.

«Кызганыч, кеше анда күбрәк тамашачы буларак катнаша. Актив катнашучы буларак түгел, күзәтүче буларак кына. Соңгы елларда сорыйсың – күпләр шәһәр Сабан туена йөрми, чөнки елдан ел шул ук тамаша диләр, күбрәк мәдәни-массакүләм чарага әверелгәнгә күрә, кеше йөрми. Шәһәр көне, Республика көненнән әллә ни аерылмый да. Бары тик көрәш, тагын берничә ярыш булуы белән генә аерыладыр», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Авыл Сабантуйлары кызык, күркәм гадәт, үз традицияләре бар. Сабан туе күбрәк бер-берсен белә торган кешеләр бәйрәме булган, күршеләр общинасы кысаларында уздырылган. Авылларда әле шуның тәме бар дип уйлыйм», - ди Айрат Фәйзрахманов.

Аның фикеренчә, шәһәр Сабантуйлары күбрәк мәйданчыкка бүленеп, күршеләр Сабан туе рәвешендә булырга тиеш. «Миңа калса, шәһәрдәге һәр мәдәният йорты, һәр зур мәдәни оешма төрле мәйданчыкларда Сабантуй уздырырга мөмкин. Кечкенә мәйданчыкларда Сабантуйлар узса, күбрәк кеше актив катнашучы булып килер иде», - дип саный Айрат.

Ул бары тик профессионалларны гына түгел, гади кешене дә актив катнаштыру кирәк, дигән фикердә.

«Әйтик, якутларда Сабантуй форматы гына түгел, җыен традицияләре күренә. Алар тамаша гына карамый, һәрберсе актив катнашып, аралашып йөри. Күп мәйданчыкларга бүленешеп, яңадан зур мәйданга җыелалар. Җыен форматы кызык ул. Бәйрәмдә һәркем актив катнашырга тиеш дип уйлыйм», - диде Айрат Фәйзрахманов.

Бу хакта тулырак «Интертат» сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100