Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Фәйзрахманов: Бишбалта зираты янында ком алганда сөякләр дә эләгергә мөмкин
Борынгы Бишбалты зираты төзелеш комын чыгару зонасына кергән.
Идел ярында урнашкан Борынгы Бишбалта зираты ком чыгару зонасына кергән. Бу хакта Ачык Университет һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бишбалта бистәсе буйлап оештырган экскурсиядә әйттеләр.
Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов зиратның 18 гасырда ук барлыкка килгәндер дип саный. «Мәйданы буенча зират зур. Бишбалталтада алай күп татар яшәмәгән. Бәлки бу 18 гасыр башына ук карый торган борынгы зираттыр. Адмиралтействога эшләргә килгән татарлар, лашманчылар җирләнүе дә ихтимал. Документлар буенча зиратның тарихы 18 гасыр уртасыннан башлана», – диде ул.
Тарихчы сүзләренчә, соңгы җирләүләр узган гасырның кырыгынчы елларында була. «Анда яңалиф белән язылган берничә кабер ташы да бар. Зиратның бер өлеше су астында калмаган микән дигән сорау ачык калды. Ком алу өчен менә шушы участокны бүлеп биргәннәр. Ком алганда сөякләр дә эләгергә мөмкин», – диде Айрат Фәйзрахманов.
Казанны өйрәнүче, журналист Рәдиф Кашапов та мондый тарихи урынга кагылырга ярамый дип белдерде. «Бу тарихи урын, аны алып булмый һәм ярамый да. Монда парк ясап булмый. Минемчә, бу урынга тияргә ярамый. Зират өстенә комплекс төзесәң дә, начар хәлгә киләчәксең», – диде Рәдиф Кашапов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз