Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Арслановның кызы: Әби-бабаларыбыз исән булмагач, күбесенчә рус телендә аралаштык
Озак еллар «Татарстан» радиосында диктор булып эшләгән Айрат һәм Мәрьям Арслановларның кызы Гөлнар Арсланова күбрәк рус телендә аралашуларын әйтте.
«Без үскәндә әти гастрольләрдә күп йөри иде, әни мәктәптә укытты. Кызганыч, без үскәндә әби-бабаларыбыз исән булмады. Өч яшькә кадәр татарча гына белә идек. Балалар бакчасына йөри башлагач, рус телен дә өйрәндек, шуңа күрә рус мохитендә күбрәк үстек, русча аралаштык», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Гөлнар һәм Алсу Арслановалар фән юлын сайлаган. «Әти-әни каршы булмады, хупладылар. Мин университетта инглиз телен укыттым, Казан университеты доценты булам. Алсу – шәрык белгече. Иран дәүләте тарихын, телен, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнде. Гарәп һәм фарсы кулъязмаларын укып чыкты, шул турыда китап язды. Ул Татарстаннан Иранга юл салды дисәм дә була. Тарих институты һәм Казан университетында эшләде», - дип аңлатты ул.
«Әти-әнине искә алып, алар рухына дога кылып, каберләрен чистартып торабыз. Әти дә, әни дә апрель аенда туганнар, шул ук айда вафат булдылар», - диде Гөлнар Арсланова.
Алсу Арсланова әти-әнисен искә алырга килгән кешеләргә рәхмәтен әйтте. «Әти-әниләребез шатланып яталар дип уйлыйм. Киләчәктә дә бергә булырбыз дип өметләнәм», - диде ул.
Бүген Татар дәүләт филармониясе нәфис сүз остасы Айрат Арслановның каберенә зиярәт кылу оештырды.
- Айрат Арсланов – татар һәм рус телләрендә сөйләүче нәфис сүз остасы. 1928 елның 10 апрелендә Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында туа. 1949 елда Татар дәүләт театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрына кабул ителә. 1956 елда Татарстан филармониясенә нәфис сүз жанрында эшли, бу өлкәдә югары профессиональ дәрәҗәгә ирешә. 1967 елда Мәскәүдә ГИТИСны тәмамлый. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1969 ел), РСФСРның халык артисты (1981 ел). Хатыны – диктор Мәрьям Арсланова. 2010 елда Казанда вафат була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз