news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айнур Тимерханов: Телнең аңлатмалы сүзлеге булуы халкының югары мәдәниятле икәнен күрсәтә

Айнур Тимерханов: Телнең аңлатмалы сүзлеге булуы халкының югары мәдәниятле икәнен күрсәтә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов фикеренчә, телнең аңлатмалы сүзлеге булуы халкының югары мәдәниятле икәнен күрсәтә.

«Халыкның үзе сөйләшкән милли телендә аңлатмалы сүзлеге булуы аның югары мәдәниятле халык икәнен күрсәтеп тора. Татарның мондый сүзлеге, гасырларга сузылган сүзлек төзү тарихы бар. Бүгенге уңышыбыз – ул зур мирасны өйрәнү нәтиҗәсе. Аңлатмалы сүзлекне туган телебезгә һәйкәл дисәк тә була. Ул телебезнең лексик, фразеологик байлыгын туплап, тасвирлап, теркәп бирә торган чыганак булып тора», – диде Айнур Тимерханов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Айнур Тимерханов сүзләренчә, татар теленең 6 томлы аңлатмалы сүзлегендә 80 меңгә якын сүз һәм фразеологизм теркәлгән.

«Без сүзлекне традицион кәгазь форматта гына бастырып калмадык, аның электрон вариантын да эшләдек. Аны Татарстан Фәннәр академиясе сайтының электрон китапханә өлешеннән йөкләтеп алырга була. Шул ук сайтта электрон сүзлекләр фонды бар. Анда 70ләп сүзлек теркәлгән. Аңлатмалы сүзлекнең 6 томы да шунда кертелде. Эзләгечтән сүзләрнең мәгънәсен таба аласыз», – диде Айнур Тимерханов.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров аңлатмалы сүзлекнең яңартылган 2нче басмасы быел тулысынча дөнья күрәчәк, дип өстәде.

«Татар теленең 6 томлы аңлатмалы сүзлеге аз тиражда чыккан иде. Аның тиражын арттыру максатында 2020 елда 2нче басмасын бастыра башладык. Бүгенге көндә яңа басманың 5 томы дөнья күрде, алтынчы томының кулъязмасын Татар китап нәшриятына тапшырдык. Быел ул да чыгып бетәр. Шуның белән бөтен циклыбызны төгәлләрбез, дип өметләнәм», - диде Ринат Сәфәров.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100