Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айнур Тимерханов: Татар телендәге аңлатмалы сүзлекләр 30–40 ел саен бастырылырга тиеш
Тел һәм җәмгыять үзгәреше сәбәпле, татар телендәге фундаменталь аңлатмалы сүзлекләр даими яңартылып торуны таләп итә. Бу фикерне ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов журналистлар өчен оештырылган семинарда әйтте.
«Мондый хезмәтләр һәр 30–40 ел саен эшләнеп, бастырылып торырга тиеш, чөнки 1977–1981 елларда басылган аңлатмалы 3 томлык сүзлек белән чагыштырганда, ул чорда теркәлгән татар теле белән бүгенге көндәге татар теленең аермасы зур. Тел ярлылана, начарая, дип әйтәсем килми, ләкин замана, тормыш үзгәрүгә бәйле рәвештә телебезгә җитди зур үзгәрешләр керде. Барлык үзгәрешләрне аңлатмалы сүзлектә теркәп, тасвирлап, җәмәгатьчелеккә җиткерү бурычы тора», - диде ул.
Айнур Тимерханов шулай ук татар теленең 6 томлык яңа аңлатмалы сүзлекне әзерләү буенча күпьеллык эшнең уңышлы тәмамлануын билгеләп үтте.
«Яңа фәнни басмалар арасында: «Татар әдәбияты», «Татар әдәби теле тарихы», «Татар лексикологиясе» (3 том), «Татар фольклоры», шулай ук «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н күрсәтергә кирәк. Бу хезмәтләрнең күпчелеге рус телендә дә басылып чыгарыла. Мисал өчен, «Татар халык авыз иҗаты» татар телендә 25 томлык итеп әзерләнә, бүгенге көндә аның 15ләп томы дөнья күрде, шулай ук рус телендә аның 15 томлыгы әзерләнә», - диде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз