news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айнур Тимерханов танылган тарихи шәхесләр каберләрен дәүләт дәрәҗәсендә сакларга чакырды

Айнур Тимерханов танылган тарихи шәхесләр каберләрен дәүләт дәрәҗәсендә сакларга чакырды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов танылган тарихи шәхесләрнең каберләрен дәүләт дәрәҗәсендә сакларга чакырды.

«Без халкыбызның танылган тарихи шәхесләренең каберләрен дәүләт дәрәҗәсендә сакларга, аларның исәбен алырга тиешбез. Чөнки бу безнең мирас, безнең горурлык. Без боларны киләчәк буыннарга җиткерергә тиеш», - диде Айнур Тимерханов Мәдәният министрлыгының 2023 елдагы эшчәнлеген йомгаклау коллегиясе утырышында.

Галим татар халкының «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дигән әйтемен искә төшерде.

«Татар халкының шәһәр-авыллардагы кыйммәтле эпиграфик ядкәрьләре – кабер ташлары, некропольләр игътибар сорый. Татарстандагы, Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге мондый ядкәрьләр вакытка бәйле һәм кеше игътибарсызлыгыннан җимерелүгә дучар», - дип дәвам итте галим.

Мәдәният министрлыгының 2023 елдагы эшчәнлеген йомгаклау коллегиясе утырышы Милли китапханә залында узды. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot