news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айнур Тимерханов: Докторантурада укымыйча гыйльми дәрәҗә алу форматын булдырдык

Яңа формат хатын-кызларга да ислам фәннәре докторы булу мөмкинлеген ача.

Айнур Тимерханов: Докторантурада укымыйча гыйльми дәрәҗә алу форматын булдырдык
Солтан Исхаков

Болгар ислам академиясе ректоры вазифасын башкаручы Айнур Тимерханов быел докторантурада укымыйча гыйльми дәрәҗә алу форматы кертелгәнен әйтте.

«Быел без докторантурада укымыйча гыйльми дәрәҗә алу форматын керттек. Ул хатын-кызларга да ислам фәннәре докторы булу мөмкинлеген ача. Шулай да, бу бик катлаулы формат», - диде Айнур Тимерханов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Уку йорты җитәкчесе сүзләренчә, гыйльми дәрәҗәгә ия булырга теләүчеләр докторантурага кабул итү имтиханнарын тапшырырга тиеш һәм аларның диссертациясе югары дәрәҗәдә әзер булырга тиеш. Аларга индивидуаль рәвештә уку программасын үтәргә һәм диссертация яклар алдыннан квалификация имтиханы тапшырырга кирәк булачак.

«Болгар ислам академиясендә укытуның 90 проценты гарәп телендә бара. Магистратура һәм докторантура диссертацияләре шулай ук гарәп телендә әзерләнә һәм яклана. 2019 елдан бирле эшләп килгән диссертация советы әгъзалары - сигез илнең, шул исәптән Россиянең, әйдәп баручы ислам дине галимнәре», - дип кисәтте Айнур Тимерханов.

Докторлык диссертациясен яклау таләпләре катлаулану сәбәпле соңгы ел ярымда академиядә гыйльми дәрәҗәгә дәгъва кылучылар булмаган. «Быел без диссертация советы эшен яңадан башлап җибәрәбез һәм киләсе өч диссертация яклау 11 октябрьгә планлаштырылган», - диде Айнур Тимерханов.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100