news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айнур Тимерханов: Болгар ислам академиясе ил күләмендә голәмәләр шурасы оештыра ала

Айнур Тимерханов: Болгар ислам академиясе ил күләмендә голәмәләр шурасы оештыра ала
Айнур Тимерханов
Салават Камалетдинов

Болгар ислам академиясе ректоры вазифасын башкаручы Айнур Тимерханов уку йортының Россия күләмендә голәмәләр шурасы оештырырга әзер булуын белдерде.

«Сәхих әл-Бохари» җыентыгы тирәсендә җәнҗал чыккач, күренекле дин әһелләре Россиядә дини китапларны тикшерү системасын булдыру мәсьәләсен күтәрде. Берничә мөфти Болгар ислам академиясе каршында экспертлар шурасы оештырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Айнур Тимерханов «Татар-информ» хәбәрчесенә бу тәкъдимне хуплавын белдерде.

«Соңгы вакытта «Сәхих әл-Бохари» мәсьәләсе тирәсендә сөйләшүләр күп булды. Без турыдан-туры үз позициябезне белдермәсәк тә, дәүләт структураларына бу хәдисләр турында гыйльми һәм тарихи күзлектән тәфсилләп анализ бирдек. Бу хәл безгә ислам фәннәре өлкәсендә фундаменталь белеме һәм дөньяви карашы киң булган белгечләрнең җитмәвен ачык күрсәтте», - диде Айнур Тимерханов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Айнур Тимерханов сүзләренчә, илдә дини белемгә ия белгечләр җитмәү сәбәпле быел төрле вузларда теология юнәлешендә бюджет урыннары арткан. Казан федераль университетына 75 урын бирелгән. «Ләкин дөньяви уку йортларында белем алучы теологлар исламның төп чыганакларын танышу тәртибендә генә үтә. Андый белгечләрне без, билгеле, «Сәхих әл-Бохари» кебек басмаларга анализ ясарга тарта алмыйбыз», - диде Болгар ислам академиясе җитәкчесе.

Айнур Тимерханов дини басмаларга экспертиза ясау эшенә Болгар ислам академиясе тәҗрибәсен җәлеп итәргә мөмкин булуын белдерде. «Безнең студентлар фундаменталь ислам белеме дә алалар, теологияне дә өйрәнәләр. Шулай якын килгәндә дини басмаларга сыйфатсыз анализ ясау проблемасын киләчәктә экспертлар дәрәҗәсендә хәл итәргә булыр иде», - диде ул.

Үзәкләштерелгән диния нәзарәтләрендә голәмәләр шурасы эшләп килә. Катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен белгечләр Россия күләмендә шундый орган кирәклеген әйтә.

«Россия күләмендәге голәмәләр шурасы экспертлар эшчәнлеген дә алып бара алыр иде. Академия нейтраль база буларак үз мәйданчыгын тәкъдим итәргә, әлеге органның эшчәнлеген материаль-техник яктан оештырырга әзер. Гомуми планда аңлашу да бар. Сәяси ихтыяр җитсә, якын киләчәктә ул ачылырга мөмкин. Безнең моңа әзерлегебез бар. Белгечләр җитәрлек», - диде Айнур Тимерханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100