Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айнур Тимерханов: Болгар белән Биләрнең 3 проценты гына өйрәнелгән
Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов сүзләренчә, Болгар һәм Биләр шәһәрләрендә өйрәнелмәгән территорияләр бик күп.
«Эзләнүләр, тикшеренүләр ел саен 200дән артык археологик объектта алып барыла. Бу, иң беренче чиратта, Татарстандагы Болгар һәм Биләр шәһәрлекләре. Сүз уңаеннан, Болгар белән Биләрнең якынча 3 проценты гына казып өйрәнелгән, ягъни монда безнең тарихчылар һәм археологлар башкарасы эшләр бик күп», - диде ул журналистлар өчен оештырылган семинарда.
Галим шулай ук Татарстан археологларының Россиянең 13 төбәгендә, шулай ук Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Монголиядә дә актив эшләр алып баруларын өстәде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз