news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айнур Тимерханов: Алтын Урда мирасына бик күп илләр дәгъва итә

Айнур Тимерханов: Алтын Урда мирасына бик күп илләр дәгъва итә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов сүзләренчә, Алтын Урда мирасын өйрәнү бүгенге көндә халыкара дәрәҗәдәге геосәяси һәм идеологик мәсьәләгә әверелеп бара.

Айнур Тимерханов билгеләп үткәнчә, Алтын Урда, иң беренче чиратта, татар халкының тарихи мирасы, әмма бүгенге көндә бу мираска башка илләр дә дәгъва кыла. «Казахстан Алтын Урда мирасын, асылда, үзендә милли идеология һәм үсеш нигезе дип белдерә. Алтын Урда мирасына Үзбәкстан, Кыргызстан дәгъва итә, Монголия һәм Кытай зур кызыксыну күрсәтә. Кытай галимнәре инде икенче ел рәттән Болгарда безнең белән бергә, танылган археолог Вэй Цзянь җитәкчелегендә, казу эшләре үткәрә», – дип билгеләп үтте ул журналистлар өчен оештырылган семинарда.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Аның әйтүенчә, Болгар халыкара археология мәктәбендә дөньяның 50дән артык иленнән 800дән артык катнашучы булган. «Яшь кадрлар әзерләү һәм тарихи карашларны халыкара аудиториядә таныту өчен яшьләр мәктәбе форматы зур урын алып тора. Быел икенче тапкыр Алтын Урда тарихы буенча яшьләрнең җәйге мәктәбе үткәрелде, шулай ук беренче тапкыр Казан этнология һәм социолингвистика мәктәпләре эшли башлады», – диде ул.

Айнур Тимерханов 2014 елдан бирле үткәрелә торган Болгар халыкара археология мәктәбе Фәннәр академиясенең үзәнчәлекле брендына әверелүен әйтте. «Ул ике этапта уза: Россия этабы – Болгарда, халыкара этабы – чит ил партнерлары мәйданчыгында. Киләсе елда халыкара этапны Кытайның Хух-Хото шәһәрендә үткәрү буенча килешүгә ирешелде. Бу өлеш тулысынча Кытай партнерлары тарафыннан финансланачак», – диде вице-президент. Бу мәктәп аша бүгенгә кадәр дөньяның 50дән артык иленнән 800дән артык укучы үтте», – диде ул.

«Соңгы елларда Фәннәр академиясендә тарихи фәннәрне үстерү буенча зур карарлар кабул ителде. Төп казанышларның берсе – рус һәм инглиз телләрендә җиде томлык «Татарлар тарихы»н булдыру. Моннан тыш, дала Евразиясе халыклары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча яңа программа кысаларында республика ягыннан тарихи-филологик тикшеренүләргә зур ярдәм күрсәтелә», – диде вице-президент.

Ул бу программаның тугыз елга исәпләнгәнен искәртте. «Быел без аны актив гамәлгә ашыруга керештек. Бу – дисциплинарара халыкара программа, анда чит илләрдән һәм фәнни үзәкләрдән булган партнерыбыз да катнаша. Төп максатны тормышка ашыру өчен 2024 елда Фәннәр академиясе каршында Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Крадин җитәкчелегендә дала Евразиясе халыкларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча Халыкара тикшеренүләр үзәге булдырылды», – диде Айнур Тимерханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot