Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айнур Тимерханов: 50 елдан телебез юкка чыга дигән фикер белән яши алмыйбыз
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2000нче елдан бирле татар телендә 50дән артык том сүзлек бастырган һәм сүзлекләр төзү эше дәвам итә.
Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов сүзлекләр төзү эшенең әһәмиятен аңлатты.
«Тел барыбер бетәчәк - бу эшләр (искәрмә – яңа сүзлекләр төзү) файдасызга, дигән сүзләр бар, ләкин безнең меңъеллык әдәби, мәдәни мирасыбыз була торып, 50 елдан телебез юкка чыга дигән фикер белән яши алмыйбыз. Мин ышанам, телебез берничә гасыр да яшәячәк. Билгеле, ул үзгәрәчәк. Бөтен телләр дә үзгәрә», – диде Айнур Тимерханов Халыкара туган телләр көне уңаеннан «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2000нче елдан бирле, ягъни XXI гасырда татар телендә 50дән артык том сүзлек бастырган. Шуларның күпчелеге 2014 елдан соң эшләнгән. Боларга 6 томлы аңлатмалы сүзлек, икешәр томлы татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр, 2 томлы этимология сүзлеге, төрле фәннәр буенча терминология сүзлекләр керә. Сүзлекләр төзү эше дәвам итә.
«Халык авыз иҗаты чыганаклары, мәкаль-әйтемнәр, әкиятләр һәм башкасы тел чаралары ярдәмендә тасвирлана. Алар сүзлекләр ярдәмендә теркәлеп, сакланып кала. Фәнебез алга бара. Төрле инфокоммуникацион технологияләр ярдәмендә тикшерү мөмкинлекләре киңәя. Шуңа күрә без тормышыбызга бәйле бөтен чыганакларны мөмкин кадәр киңрәк теркәп калдырырга тиешбез. Алга таба аны тагын да тирәнрәк өйрәнү өчен кирәк бу эш», – диде Айнур Тимерханов.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге фәнни хезмәткәре Фәридә Таһирова да сүзлекләрнең татар телендә булган белемне консервацияләп, ягъни киләчәк буыннар өчен саклап калуда әһәмияте зур булуын әйтте.
«Төрле кыенлыклар аркасында тел бетеп, яңадан торгызылган мисаллар дөнья тарихында бихисап. Мисал өчен литва яки корея телләрен китерергә була. Язма мирас ярдәмендә галимнәр аларны торгызган. Иң мөһиме, халкы исән булсын. Оныгы бабасының туган телен белмәсә, ул аны өйрәнә ала», – диде Фәридә Таһирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз