Көннәр бозылгач, эш туктала инде, берни эшләп булмый! Табигатькә ничек каршы торасың инде?! Болай ашлыклар яхшы гына күренә, минем карашка. Былтыргы шикелле. Авыл хуҗалыгында күптәннән эшлим инде. Әлбәттә, һәр эшнең авырлыгы да бар, ләкин акчаны вакытында түлиләр. Иң мөһиме – җиренә җиткереп эшлә генә. Авыл җирендә яшәүләре – бөтенләй икенче бит ул. Бернигә дә авылкаемны алмаштырмас идем. Аллага шөкер, мал-туар да асрыйбыз. Сыер, үгез, төрле кош-корт тотабыз.
Авыл хуҗалыгы минем өчен ул – яшәү сулышы. Авыл хуҗалыгында эшләр өчен, иң тәүге чиратта нык сәламәтлек, туган җирне, туган якны һәм халкыңны ярату кирәктер. Шәһәргә мәңге китмәс идем, бәләкәй, яшүсмер, яшьлек елларымда да авылдан китү теләге булмады. Менә белмим дә, нигә шулайдыр? Хәзер бит күпчелек халык шәһәрдә яшәүне хуп күрә. Ә мин анда яши алмас идем кебек. Авылда иң башта төп нигездә яшәдек, аннан соң күрше урамда гына яңа йорт салып чыктык, ди ул.
Саба районының алдынгы хуҗалыклары сафында булган «Игенче» хуҗалыгында эшләүчеләр белән «Интертат» сайты өчен Юлай Низаев сөйләште.