news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәйнең беренче көнендә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, җәйнең беренче көнендә, Татарстанда кабат һава шартлары бозылыр дип фаразлана. Шулай ук температура фоны төшәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Күк йөзе алмашынучан болытлы калачак. Төнлә һәм иртән төбәктә кыска вакытлы яңгыр явачак, урыны белән, шул исәптән Казанда да, яшенле яңгыр булырга мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз.

Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 6-11 метр булыр дип көтелә. Төнге сәгатьләрдә аның тизлеге кайбер урыннарда 15-20 м/с кадәр, ә локаль рәвештә (әмма Татарстан башкаласында түгел) секундка 23 метрга кадәр көчәячәк. Көндезге сәгатьләрдә җилнең тизлеге 14 метрдан артмас.

Көннең караңгы вакытында Татарстанда һава температурасы +11..+17 градус җылы булачак (Казанда +13..+15). Көннең якты вакытында һава +21..+26 градуска кадәр җылына, көнчыгышта +29 градуска кадәр (Татарстан башкаласында +21..+23 градуска кадәр).

Республика синоптикларының Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачагы турында кисәтүен «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100