news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Шәрәфиева журналист Исмәгыйль Шәрәфиев турында: Әтием үзен җитәкче кебек тотмый иде

Айгөл Шәрәфиева журналист Исмәгыйль Шәрәфиев турында: Әтием үзен җитәкче кебек тотмый иде
Рамил Гали/архив

Журналист Айгөл Шәрәфиева әтисе - журналист, «Татарстан яшьләре» газетасында 27 ел баш мөхәррир булып эшләгән Исмәгыйль Шәрәфиевне искә алды.

«Әтием баш мөхәррир булып эшләсә дә, үзен «начальник» кебек тотмый иде. Минем хәтеремдә: ул я нәрсәдер төзәтә, яза, җир казый, утырта... Гомер буе тәүлекнең һәр минутында мин аны гел эштә күрдем. Аз сүзле Ир кеше иде ул», - диде ул «Татар-информ»га «Татар журналисты» сәхифәсендә чыккан әңгәмәдә.

Аның әйтүенчә, Исмәгыйль Шәрәфиев ихлас кеше булган. «Бар нәрсәне дә алдан ук белә һәм сизә, һәрвакыт хаклы булып чыга иде. Әмма беркайчан да үзенең хаклы булуын башка күсәк белән «бәреп» исбатламый. Хәтта «кемнең кем икәнен» белгән сурәттә дә, бу кешенең җанында яктылык булуына ышана иде. Ул һәрвакыт Чын булып калды», - диде Айгөл Шәрәфиева.

«Диагнозын белгәч тә, әниемә: «Такова са ля ви», – диде. Бернинди зар, елау, сыктау ишетмәдек. Ул һаман нидер эшләде: язды, төзәтте, казыды, утыртты. Һәрвакыттагыча сөйләшми генә эшли. Ир Кеше. Күз алдымда: әти-әнием эскәмиядә утыра, икесенең дә йөрәгендә – бер-берсе өчен борчылу, бер-беренә юаныч булырга тырышу», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100