Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айгөл Сабирова татар яшьләренә мөрәҗәгать итте
«Милләт җыены» кысаларында узучы IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатларына Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова да мөрәҗәгать итте.
«Без шуны аңларга тиеш, хәзерге глобализация, миграция һәм башка проблемаларны чишкәндә безнең көчебез бердәмлектә. Ата-балаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу да әһәмияткә ия. Киләчәк - сезнең кулларда, сезнең инициативалар төбәкләр һәм илләр арасында күпер төзи», — дип билгеләде чыгышында министр урынбасары.
Шулай ук Сабирова «Татар гамәли стратегиясе»ндәге сүзләрне мисал итеп китерде һәм ТР Яшьләре эшләре министры Ринат Садыйковның Мактау кәгазьләрен тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз