news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айгөл Сабирова: Татар яшьләре көннәре дә, тел лагере дә – халкыбыз киләчәге нигезе

Айгөл Сабирова: Татар яшьләре көннәре дә, тел лагере дә – халкыбыз киләчәге нигезе
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

35нче тапкыр үткәреләчәк Татар яшьләре көннәрен оештыруга багышланган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова да чыгыш ясады.

«Дөрестән дә ничәнче ел рәттән зур күмәк эш алып барыла. Татар яшьләре көннәре дә, тел лагере дә – халкыбыз киләчәге нигезе. Шуңа күрә дә бу бик җаваплы эш. Биредә күп кенә төбәкләрдән Казанга татар яшьләре оешмалары активистлары җыела. Монда шуны да әйтеп узарга кирәк, быел безнең горурланырлык нәтиҗәбез дә бар. Узган ел без зур эш башкарып чыктык. «Регион для молодых» дигән федераль конкурста катнашып, быел безнең Татар яшьләре көннәре булышлык алды. Бу саллы ярдәм программаны да көчәйтергә һәм көннәр санын арттырырга мөмкинлек бирде», – дип белдерде ул.

Сабирова әйткәнчә, Татар яшьләре көннәре «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Росмолодёжь тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Регион для молодых» федераль программасы нигезендә уза. Монда бөтен Россиядән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары өчен стажировка мәйданчыгы оештырылачак.

  • Татар яшьләре көннәре чарасының максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.
news_right_1
news_right_2
news_bot