news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Сабирова: «Сәләт» — еллар дәверендә республиканың йөзе булган проектларның берсе

Айгөл Сабирова: «Сәләт» — еллар дәверендә республиканың йөзе булган проектларның берсе
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген «Сәләтле җәй – 2025» ял итү кампаниясе башлануына һәм сәләтле балаларны һәм яшьләрне үстерү өлкәсендә X республикакүләм «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясе булды. ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова билгеләвенчә, «Сәләт» — республиканың йөзе булган проектларның берсе.

«Сәләт» — еллар дәверендә республиканың йөзе булган проектларның берсе. «Сәләт» аша гадәттә 18 меңнән артык бала уза. Аларның төрле яклап потенциаллары ачыла. Безнең сменалар эчтәлегендә баланың милли-мәдәни рухы үстерергә омтылабыз. Республикадагы «Алдынгылар хәрәкәте» белән бергәләп эшләү уңышлы нәтиҗәләр бирә», — диде ул.

Шулай ук ул «Сәләтле җәй — 2025» сменалары илнең төрле төбәкләрендә булачагын да ассызыклады.

«Быел без 26 җәйге профильле смена уздырырга ниятлибез. Алар Кырымда, Башкортстанда, Чувашиядә һәм Биләрдә дә булачак. Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылыйбыз. Россиядә Ватанны саклаучылар елы бара. Бу җәһәттән дә ватанпәрвәрлек рухындагы чаралар күп оештырачакбыз», — ди Айгөл Сабирова.

19 февраль көнне «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасында «Сәләт»нең җәйге аланнарга гаризалар кабул итү кампаниясенә старт биреләчәк. 2025 нче елда 53 профильле алан оештырылуы көтелә, аларның 32 се җәйге каникуллар вакытына туры килә.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100