Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айгөл Нәбиуллина Резидә Шәрәфиеваның соңгы чыгышы турында сөйләде
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина «Интертат»ка Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева турында истәлек-хатирәләрен сөйләде.
«Мин Резидәне 2001 елдан бирле беләм. 10 ел Казан филармониясендә бергә эшләдек. Беренче вакытларда Резидә филармониягә эшкә Чаллыдан йөрде. Казанда фатиры юк иде. Чаллыда яшәп, Казанда эшләде. 2004 елда гына, фатир биргәч, Казанга күченеп килде. Резидә турында сөйләгәндә, аның гадилеген, нинди генә югары дәрәҗәле җырчы булуына карамастан, үзен һәрчак тыйнак, гади итеп тота белүен билгеләргә кирәк. Беркайчан масаймады, бөтен кешегә ачык булды», – дип сөйләде ул «Интертат»ка биргән әңгәмәсендә.
Ул Резидә Шәрәфиева белән гастрольләргә бик күп йөргәннәрен искә алды. «Узган ел ноябрь башында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегендә Екатеринбург, Курган, Чиләбе якларына бардык. Аэропортка илтәсе машина башта мине, аннан Резидәне кереп алды. Резидә чыгып килә, кулында бер банка. «Нәрсә бу, Резидә?» – дип кызыксындым. «Мин, Айгөл, сәламәтлегемә бер дә акча кызганмыйм. Кытай кешесеннән атна саен шушы әйберне ясатып алам», – дип сөйләде. Гастрольләр буе шул сыеклыкны эчеп йөрде. Әлеге сәфәрдә бик күп сөйләштек. Ул вакытта энесе каты авырый иде. Резидә аның өчен дә бик борчылды», – диде Айгөл Нәбиуллина.
«Резидәнең соңгы чыгышы быел февраль ахырында «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узган «Әниемнең җылы кочагы» концертында булгандыр. Концертта бик нык ябыккан булуына игътибар иттек. «Ашый алмадым бит, хәзер аппетитым ачылды, ашый башладым. Тавышым да көйләнә», – диде. Аның ноябрьдә үк тавышы беткән иде инде, пышылдап кына сөйләшә иде. Шул Чиләбе якларында вакытта «йоткылыгымны яндырдым» дип сөйләп торган иде. Бәлки, авыруы шул вакытта ук башланган булгандыр. Мартта аңа диагнозын әйткәннәр. Шуннан соң сәхнәгә чыкмады инде», – дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз