news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айгөл Котдусова: «Татар кызы» катнашучылары иң нык татар телен белү дәрәҗәсе өчен борчыла

Казанда «Татар кызы» бәйгесенең ярымфинал атналыгы уза: дөньяның төрле почмагыннан җыелган 29 татар кызы, финалга чыгу өчен, берничә көн дәвамында көч сынаша. Халыкара «Татар кызы» бәйгесендә катнашучыларның кураторы Айгөл Котдусова бәйге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Айгөл Котдусова: «Татар кызы» катнашучылары иң нык татар телен белү дәрәҗәсе өчен борчыла
Фото: «Татар-информ»

«Кызлар биредә үзләрен өйдәгечә хис итсен өчен җылы мохит булдырырга тырышабыз. Кураторлар, шул исәптән мин үзем дә, 2021 елгы катнашучы һәм җиңүче буларак, аларга кайда ничек ярдәм итәсен беләбез. Алар өчен без апа да, сеңел дә, дус та, сердәш тә. Без инде бер ай алдан катнашучылар белән элемтәгә кереп, алар белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырыштык.

Кызларның иң зур борчылулары – татар телен белү дәрәҗәсе. Арада репетитор яллап бәйгегә әзерләнгән кызлар да бар. Алга таба кызлар үз төбәкләрендә бәйгене үстерүгә көчләрен кертәләр – бу эшебезнең зур нәтиҗәсе дип саныйм», – ди ул.

«Татар кызы» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясендә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot