news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Биктимирова: Луганск, Донецкидан күченгән халык «Зәкят» фондына килеп ярдәм итә

Луганск, Донецкидан күчеп кайткан халык «Зәкят» хәйрия фондына килеп ярдәм итә. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова контракт буенча хәрби хезмәткә теләктәшлек максатыннан оештырылган «ВСЕ СВОИ» телевизион марафонында сөйләде.

«Луганск, Донецкидан күчеп кайткан халык «Зәкят» хәйрия фондына килеп ярдәм итә. Алар эчке киемнәр тегәргә һәм махсус хәрби операция зонасындагы ир-атларга җибәрергә планлаштыра», – диде Айгөл Биктимирова.

Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, халык, мәхәлләләр белән берлектә, ир-егетләргә ярдәм күрсәтү эшен алып барганын искәртте.

«Зәкят» фонды да шөгыльләнде. Алар узган елдан башлап, ризык, киемнәр җибәрделәр. Халык үз инициативасы белән авылдашы, райондашы, күршесе, туганы булган урыннарга гуманитар ярдәм җыйды. Аларга ничек ярдәм итмисең?! Халык белән шулай бергәләшеп ярдәм күрсәтә алдык. Халыкның битараф калуы мөмкин түгел», – диде Айгөл Биктимирова.

Аның сүзләренчә, социаль бүлек булгач, социаль проектлар күп. «Ул проектлар әтиләрен, абыйларын, ирләрен көтеп яшәүче хатын-кызларга адресланган. Борчылып торган халыкның рухи ярдәм көткәне сизелде. Намаз уку дәресләренә килүчеләр кисәк артты. Халыкка рухи азык бик кирәк», – дип билгеләп узды ул.

«Зәкят» хәйрия фондында «Хәят» дигән махсус бүлек бар. Ялгыз калган әниләргә, балаларын үзләре генә тәрбияләүче гаиләләргә ярдәмне күздә тота. Бала белән киләләр, бала үзенчә уйный, аның белән шөгыльләнәләр. Әни бу вакытта 3-4 сәгать үз эшләрен карый ала, психологик ярдәм күрсәтәләр», – дип сөйләде ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы.

Искәртеп үтик, бүген «ВСЕ СВОИ» телемарафоны барышында контракт белән хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырады.

Туры трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карап, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңлап булды. Тамашачылар контракт белән хәрби хезмәт турында сорауларын heroes-tatarstan.ru сайтында, 117 телефон номеры аша «кайнар линия»дә яки, QR-код аша кереп, контакт үзәге чатында бирә алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100