news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айгөл Бариева: «Яңа дулкын»да Татарстан җырчылары чыгыш ясамау кәефемне төшермәде

Айгөл Бариева: «Яңа дулкын»да Татарстан җырчылары чыгыш ясамау кәефемне төшермәде
Фото: "Интертат"

«Фестивальдән бик уңай тәэсирләр алдым. Без ретро-хитлардан төзелгән гала-концертны карадык. Яраткан җырчыларыбыз үзләренең хитларын башкарды. Аларда – безнең балачак, безнең яшьлек. Шуңа да концерт бездә бик яхшы, җылы хисләр калдырды.

Сәхнәдә Татарстан җырчылары чыгыш ясамау кәефемне төшермәде. Нигә алай булырга тиеш соң ул, мин бер дә аңламыйм. Беренчедән, андый фестивальләр бездә бик күп уза. Шул ук Шаляпин фестивален алыйк яки Нуриев фестивален. Аларда нәкъ менә татарлар да катнашырга тиеш, дигән фикер кайдан килгән ул? Татарстанда үткәрелгәнгәме? Аннан соң, әйтегез әле, сез анда кемне катнаштырыр идегез?

Бу – Игорь Крутойның яшьләрне ачу өчен уйлап тапкан фестивале. Татарстан җырчыларын сәхнәдә күрү өчен, алар бу бәйгедә катнашырга тиешләр иде. Катнашмаганга аларны куймадылар да. Болай гына сәхнәгә чыгара алмыйлар бит инде», – ди ул.

Җырчыларның «Яңа дулкын» фестиваленә карата фикерләрен «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot