news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айгөл Бариева: Аллаһка якынаю йөрәктән чыгарга һәм кешенең үз теләге белән булырга тиеш

Безнең татар эстрадасы йолдызлары арасында динебез кушканча яшәүче, үзләренең матур образлары, эш-гамәлләре белән күпләргә үрнәк булып торучы җырчыларыбыз бар. Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева да шулар арасында. Ул дингә килүе, күңел халәте турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Айгөл Бариева: Аллаһка якынаю йөрәктән чыгарга һәм кешенең үз теләге белән булырга тиеш
Фото: © Айгөл Бариеваның шәхси архивыннан

«Минем уйлавымча, әгәр дә бала гаиләдә динне күреп үсә, шушы рухта тәрбияләнә икән, ул кечкенәдән аның канына сеңә. Мин моны үзем 2 бала әнисе буларак та әйтәм. Әгәр дә без табын артында кул күтәреп дога кылабыз икән, бала да моны сеңдерә, шулай дөрес икәнлеген аңлый башлый. Минем үземнең дә балачагымда иң истә калган мизгелләр – дәү әти, дәү әнигә кунакка килүләрем. Минем ике яклап әби-бабаларым да дини иде. Бабам, гомумән, бик дини кеше булды, мәчеткә йөрде, намазларын калдырмады. Бабайның, телевизор яныннан узганда: «Шайтан тартмасы бу», – дип телевизорны сүгеп китүен, аны карамавын да көлеп искә алабыз әле. Ә инде мине догалар укырга, тәсбих тартырга өйрәтүче беренче кешеләр – дәү әниләрем булды. Дини бәйрәмнәребезне уздыру, Коръән ашларын үткәрү тәртибен дә мин әби-бабаларымнан өйрәндем.

Яулык япканыма быел 2 ел була. Бер карасаң, бу – бик аз вакыт, шул ук вакытта, минем өчен күп тә. Чөнки бу 2 ел эчендә минем өчен бик күп нәрсә үзгәрде. Әлбәттә, мин элекке Айгөл булып калдым. Дусларым да: «Син нәкъ шундый ук көләч, шаян, бер дә үзгәрмәдең. Шундый ук заманча хатын-кыз, өйдә бикләнеп утырмыйсың», – диләр. Ләкин, мин хәзер тормышка башкача карыйм. Беренчедән, мин бераз тынычландым, күп әйберләргә җиңелрәк карый башладым. Кабалану, ашыгуларым бөтенләй бетмәсә дә, көннән-көн кими бара. Барысын да Аллаһка тапшырып, Аллаһка ышану кешене яхшы якка үзгәртә.

Әлбәттә, яулык ябу, намазга басу, Аллаһка якынаю, аның кануннары белән яшәү бары тик йөрәктән чыгарга һәм кешенең үз теләге белән булырга тиеш. Шуңа күрә мин балаларыма да динне йөкләмим. Әйе, мин дин турында сөйлим, әйтәм, без аларга бу хакта сөйләргә тиешбез. Әмма гел-гел кабатлап, тукып тормыйм. Аларның дингә ниндидер чикләүләр, таләпләр аша түгел, ә мәхәббәт аша килүләрен телим. Мәхәббәт аша килгәндә, ул мәңгелек була. Ә инде гел генә «алай ярамый» дип торсаң, кеше ул юлдан тайпылачак. Аның тыелганны эшләп карыйсы киләчәк. Тыелган җимеш татлырак була. Монда да шулай. Дингә кеше бары тик мәхәббәт аша һәм үз теләге белән килергә тиеш», – ди ул.

Яулык япкан җырчылар белән «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot