Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Илдар Абдразаков һәм Айгөл Әхмәтшина Casta Diva премиясе лауреаты булды
Россиякүләм Casta Diva һөнәри премиясе 2022 ел лауреатларын игълан итте. Премия ел саен опера сәнгате өлкәсендәге күренекле казанышлар өчен бирелә.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаков «Европа вакыйгасы» номинациясендә билгеләп үтелде. Бу номинациядә чит илләрдә куелган берничә рус операсы – Мусоргскийның «Борис Годунов», Ла Скала, Милан, сезон ачылышы бар. (Риккардо шайи, Каспер Хольтен; Борис – Илдар Абдразаков).
«Күтәрелеш» номинациясендә премияне Башкортстаннан меццо-сопрано Айгөл Әхмәтшина алды, ул «Ковент-Гарден» Яшьләр программасын тәмамлаган. Айгөл Әхмәтшина Полина (Пиковая дама, Фестшпильхаус, Баден-Баден), Розина (Севильский цирюльник Россини, опера де Пари), Ольга (Евгений Онегин, Чайковский, Сан-Франциско), Маддалена (Риголетто Верди, Метрополитен-Опера) партияләрендә чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз