news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы Милли театрлар конгрессының драматургия питчингында катнашты

Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы Милли театрлар конгрессының драматургия питчингында катнашты
Фото: © «Татар-информ»

Владимир өлкәсендә Россия милли театрларының 2 нче конгрессы кысаларында уздырылган драматургия буенча питчингта язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы да катнашты.

«Анда Алексей Синяев, Дмитрий Тарасов һәм минем пьеса буенча режиссер Дмитрий Собачкин шактый үзенчәлекле спектакль тәкъдим итте. Сәгатьтән артык энә өстендә утырдым дисәм дә була. Аллаһка шөкер, бар да яхшы узды. Актерларга да зур рәхмәт!» - диде эскизларны үзе барып тамаша кылган Айгөл Әхмәтгалиева.

Ул театраль эскизларда катнашкан Мария Прокопьеваның Түбән Кама кызы булуын да искәртә.

«Залда һәр хәрәкәткә, һәр сүзгә, һәр ымга күңеленнән бәя биреп, милли театрларның директорлары, театр белгечләре, А.А.Чепуров, И.В.Троилин, М.И.Сизова кебек шәхесләр утырды. Сәхнәдә үзем уйнагандай бер дулкынлану байтак җибәрми торды. Милли код дигәнне режиссер тотып ала алырмы дигән бер борчылу бар иде - шөкер, һәр нәрсә үз урынында иде», – ди ул.

«Пьесалар русчага тәрҗемә ителсә, милли театрларга тәкъдим итәр идек дигән тәкъдим булды – минем өчен анысы да бик әһәмиятле булды», – дип нәтиҗә ясады Айгөл.

  • 28-30 июнь көннәрендә Владимир өлкәсенең Суздаль шәһәрендә Милли театрлар конгрессы узды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100