news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы Драматургия буенча проектлар питчингына сайланган

Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы Драматургия буенча проектлар питчингына сайланган
Фото: © «Татар-информ»

Россия Милли театрларының II конгрессы кысаларында үтәчәк Драматургия буенча проектлар питчингына язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиеваның пьесасы да сайлап алынган.

Автор питчингка үзенең «Күз нурларым» пьесасын рус теленә тәрҗемә итеп җибәргән булган.

Питчинг өчен 3 драматургның эше сайлап алынган. Айгөл Әхмәтгалиева белән бергә Дмитрий Тарасов (Архангельск), Алексей Синяев (Санкт-Петербург) пьесалары укылачак.

  • 28-30 июньдә Владимир өлкәсендә Россия Милли театрларының II конгрессы узачак.
  • Драматургия буенча проектлар питчингында катнашу өчен 3 драматургның пьесалары сайлап алынган: Дмитрий Тарасов (Архангельск), Айгөл Әхмәтгалиева (Чаллы), Алексей Синяев (Санкт-Петербург).
news_right_1
news_right_2
news_bot